Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөһим мәгълүмат

Шәһәрдә район газетасына яздыру һәм тарату редакция өстенә кала бара

Шәһәрдә 16 меңнән артык кеше яши. Ничә фатир, ничә шәхси йорт икәнен безгә төгәл мәгълүмат бирә алучы булмады. Эш анда түгел. Авыл почтальоннары, яшәүчеләр саны аз булуга карамастан, шәһәр почтальоннарына караганда район газетасын ике тапкыр күбрәк яздырдылар.

Шуңа күрә дә, шәһәрдә яшәүчеләрне “Минзәлә”-“Мензеля”сыз калдырмас өчен, редакция газета таратуны үз өстенә алырга мәҗбүр. Болай барса, почтальоннар эшсез калмас өчен, квитанция тутырып, почтага китерүне үз өстебезгә аласы булыр. Алар шоколад сатып йөрерләр. Нишлисең, заманалар үзгәрә. Өлкән яшьтәгеләр күреп өйрәнгән (газета, пенсия, хат, телеграмма тарату) хезмәт акрын гына сатучыга трансформацияләнә бара. Шуңа без почтада эшләүче кешеләргә үпкәләмибез. Әмма райондашларны газетасыз калдыруга юл куймаячакбыз.

Хөрмәтле укучыларыбыз, 2019 елның икенче яртысына газетага язылу дәвам итә. 12 июльгә хәтле язылсагыз, газета август аеннан килә башлаячак.

Район газетасын яздыру, тарату проблемалары булса, редакциягә шалтыратыгыз: 3-26-46, 3-28-32.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев