Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фикерләр тәңгәл килмәде, әлегә

Шәһәребездәге Изыскательләр урамының 3 нче комплексындагы 1 нче, 2 нче, 2А, 11 нче күпфатирлы йортларда яшәүчеләр катнашында гражданнар җыены булды.

Җыенда төп мәсьәлә ишегалдын төзекләндерү мәсьәләсе күтәрелде. Җыенда катнашучылар белән шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, районның баш архитекторы Владимир Петров, Идарәче компания директоры Роман Коротин очрашты.

Роман Коротин ишегалдын тәртиптә тоту мөһимлеге турында, баш архитектор Владимир Петров ишегалдында төзекләндерү эшләре башкарылачагы, балалар өчен уен мәйданы, автостоянка төзеләчәге хакында сөйләде, эскизы белән таныштырды. Гаражлар, сарайлар төзү өчен башка төрле вариантлар тәкъдим ителде.

Ишегалдындагы тузган сарайларның ишекләренә җыенга кадәр берничә көн кала искәртү кәгазьләре эленгән иде. Анда шәһәр башкарма комитеты “үз белдекләре белән төзелгән корылмаларны сүтү турында”гы  шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә әлеге корылмаларның сүтелергә тиешлеге хакында хәбәр ителә. Шул сәбәпле аларның хуҗаларына  сарайларны бушатырга кушыла.

Төрле фикерләр яңгырады, әмма фикерләр бер-берсенә тәңгәл килмәде. Шуңа күрә бу мәсьәлә буенча уртак фикергә килү өчен тагын җыен оештырылачагы әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    моның ише караш белән сайлауларга 100% барабыз инде.