Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар омбудсмены Минзәләдә

Бүген районга эш визиты белән Татарстан Республикасының балалар омбудсмены Гүзәл Удачина килде.

Ул башта республикабызның районара хәрби-патриотик палата “Растим патриотов” лагерында булды.  Гүзәл ханым лагерьда тәрбияләнүче балалар белән аралашты, аларның яшәү шартлары белән танышып, монда үз теләгегез белән килдегезме,-дигән сорауны да бирде. Балалар хәрбиләрчә, бертавыштан, бик теләп килдек, дип җавап кайтардылар. Аннары ул лагерьның ашханәсендә балаларның нинди ризыклар белән туклануы белән кызыксынды. Җитешсезлекләр шактый табылды.Әбәдкә салат әзерләргә помидор килеп җитмәгән, китерелгән каймакның срогы бүген чыгып бара, ә бит күпчелек балалар да гастрит авыруы бар, итнең сыйфаты да  аксый, меню буенча да сораулар күп булды. Бина да ниндидер ис бар, аны да ачыкларга кушты.

Аннары ул “Алан” сәламәтләндерү лагерында булып лагерьның эш планнары белән танышты, медпунктны,ашханәне карады. Биредә ял итүче балалар белән аралашты, аларның хәл-әхвәлләрен сорашты, буш вакытларын ничек үткәрәсез, дигән сорау да бирде. Балалар буш вакытларын футбол, волейбол уйнап, җырлап-биеп, төрле конкурсларда катнашабыз диделәр. Гүзәл Удачина “Олимпииский” сәламәтләндерү лагерында булып балаларның ничек ял итүләре турында сорашты, азык блогын, ял итү бүлмәләрен яңа төзелгән медпунктны карады. Омбудсмен “Солнышко” лагерына да барды, биредә аңа яңа урында төзеләчәк лагерьның проектын тәкъдим иттеләр.  Ул лагерьның проекты бик уңышлы булуын билгеләп үтте. Биредә дә ул балалар белән аралашты,ашханәдә булды. Эш визитының икенче яртысында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Минзәлә җирле бүлегендә граҗданнарны кабул итте. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер гаиләнең баласын 76 лицейга кабул итмиләр икән.  Гүзәл Удачина һәр бала, сәламәтлеге белән нинди дә проблемалалар булуга карамастан, мәктәптә белем алу  хокукына ия, диде.  Ул балиг булмаган балалар   комиссиясендә каралган эшләр белән танышкач, кимчелекләрне бетерү буенча  үз киңәшләрен бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев