18 сентябрьдә Россиядә РФ Дәүләт Думасына сайлаулар башлана
Көн темасы

18 сентябрьдә Россиядә РФ Дәүләт Думасына сайлаулар башлана

Сайлау участоклары 18, 19 һәм 20 сентябрь көннәрендә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Безгә, илебездәге барлык гражданнар белән бергә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының IX чакырылышы депутатларының яңа составын сайларга туры киләчәк. Сайлау нәтиҗәләре буенча 450 депутат мандаты бүленәчәк.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар 18–20 сентябрь көннәрендә, өч көн дәвамында узачак.

Сайлау участогына килеп, лаеклы кандидат өчен тавыш бирү — иң беренче чиратта, Конституциядә билгеләнгән хокук кына түгел, ә һәр гражданның бурычы да. Чөнки бу — безнең мәнфәгатьләрне яклаячак һәм илебез үсеше өчен хезмәт итәчәк кешеләрне сайларга мөмкинлек бирә торган мөһим вакыйга.

Сайлау участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Активлык күрсәтик!

Хөрмәтле минзәләлеләр!

Үткән вакыт аралыгында пропискагыз алышынса, яисә төрле сәбәпләр белән сайлау участогы адресын онытсагыз, әлеге сылтама белән кереп сез яшәгән йортның кайсы участокка беркетелгәнен карый аласыз.


Нет комментариев