Катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар алдылар
Үзәк китапханәдә Минзәлә районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы көрәш мәсьәләләре буенча семинар узды. Чараның спикеры Минзәлә муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Марк Токарев булды.
Семинар барышында коррупциягә каршы законнарның төп аспектлары каралды, практик ситуацияләр тикшерелде һәм һөнәри эшчәнлектә коррупция куркынычын булдырмау буенча төгәл киңәшләр бирелде.
Нет комментариев