Аның энесе турнирның иң яшь катнашучысы булды.
Казанда өстәл теннисы буенча «ТР өметләре» бөтенроссия ярышлары узды. Турнирда Россиянең 30 шәһәреннән 300 дән артык спортчы катнашты.
Ярышларда Минзәлә районыннан «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Амелия Ситдыйкова Татарстан Республикасы районнары арасында 1 нче урынны һәм Татарстан Республикасы гомуми зачетында 2 нче урынны алды.
Данель Ситдыйков үзенең дебют турнирында иң яшь катнашучы булды һәм 4 җиңү һәм 4 җиңелү нәтиҗәсе белән йомгаклау таблицасының уртасында урнашты.
Ярышка баруны оештыруда «Пирамида» бильярд клубы ярдәм итте.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев