Минзәлә районы ансамбльләре Бөгелмәдә фестивальдә катнашты
Көн темасы

Минзәлә районы ансамбльләре Бөгелмәдә фестивальдә катнашты

Чара Россиянең 5 төбәгеннән катнашучыларны берләштерде.

Бөгелмәдә «Бугульма ремесленная» («Һөнәрче Бөгелмә») VI төбәкара традицион һөнәрләр фестивале узды. Минзәлә районыннан Николаевка, Яңа Маҗын, Иске Маҗын авыл мәдәният йортлары коллективлары чыгыш ясады. 

Үз эшләрен Россиянең биш төбәгеннән, шул исәптән Татарстан, Башкортостан, Самара, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләреннән осталар тәкъдим итте. Фестиваль кысаларында кәсепләр ярминкәсе, милли сыйлар белән гастромаркет эшләде һәм матур концерт программасы узды.


Нет комментариев