Сайлаулар – 2026 саннарда һәм фактларда
18, 19, 20 сентябрь көннәрендә узган IX чакырылыш Россия Федерацисе Дәүләт Думасына сайлауларда район халкы зур активлык күрсәтте. Тавыш бирү хокукына ия булган райондашларның 91,6% илебез киләчәген билгеләүгә үз өлешен кертте.
Минзәлә сайлау комиссиясенең Үзәк сайлау комиссиясенең (http://izbirkom.ru/) сайтындагы мәгълүматларына караганда тавыш бирүдә катнашкан 14679 райондашыбыз (79,96%) «Бердәм Россия» партиясе өчен тавыш биргән. КПРФ 1455 (7,93%) тавыш, ЛДПР — 283 (2,63%), Справедливая Россия 411 (2,24%), «Новые люди» 338 (1,84%), башка партияләр — 4, 43% җыйган. Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Думасына сайлауларда барлыгы 10 партия катнашты. Ил буенча тәгаен нәтиҗәләр исә РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова 25 сентябрь көнне билгеле булачак, диде.
34 нче Яр Чаллы бермандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Думасына депутат сайлауда 14917 райондашыбыз Әлфия Когогина кандидатурасын хуплап тавыш бирде. Гомумән, Яр Чаллы округы буенча Әлфия Когогина 297, 4 мең тавыш (76,74%) җыеп җиңде.
Нет комментариев