Минзәләдә медицина хезмәткәрләре сайлау көнне дә прививка ясый
Көн темасы

Минзәләдә медицина хезмәткәрләре сайлау көнне дә прививка ясый

Россия Дәүләт Думасына сайлау участокларының берсе Минзәлә медицина шифаханәсе бинасында урнашкан.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә информ) 

Шуңа бирегә килгән сайлаучыларның кайберләре, тәкъдимне бик теләп кабул итеп, гриппа ( теләсәгез пневмониягә дә) каршы прививка ясаталар. Бу көннәрне прививка ясатырга дип аерым килергә дә була икән. 

Бу юлларның авторы да әлеге момкинлектән файдаланды.

Алдагы көндә авыллардагы ФАП ларда 305, ә шәһәрдәге пунктта( ул сайлау участогы белән янәшәдә генә) 88 кеше грипп сезоны алдыннан үз сәламәтлеген кайгырткан. 

Минзәлә үзәк хастаханәсенең баш медицина сестрасы Ләйлә Нуретдинова әйткәнчә, вакцина җитәрлек, прививка ясау сайлаудан соң да дәвам итәчәк.


Нет комментариев