Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Синең күзең кара икән бит": С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында “Кара күзле кызлар” спектаклен күрсәттеләр

    Тормыш ыгы-зыгысыннан туеп, күңел ачарга, көләргә теләсәгез, андый мөмкинлек бар – үзебезнең театрга – “Кара күзле кызлар” спектаклен карарга килегез.

    Кичә театр бинасында әлеге спектакльнең премьерасы булды (гәрчә ул кайбер авылларда куелса да, монысы инде премьера буларак). Хәзерге татар тамашачысы башлыча комедия жанрын үз итә. Әгәр ул авыл тормышы турында булса, тагын да үтемлерәк. Исеме үк берникадәр серлелек тудырган (кара күзләр, серле күзләр диләр) “Кара күзле кызлар” спектакле тамашачыны гади, берникадәр самими дөньяга дәшә. Совет чорында (“совок” чоры дип үртәүчеләр дә бар, әлбәттә) үскән, тәрбияләнгән буын сәхнәдә барган вакыйгаларга мөкиббән китеп, үткәннәрне, яшь чакларын сагынып утырды. Бер береңә “иптәш” дип мөрәҗәгать итү, эшкә, зур җиңүләргә өндәүче лозунглар элеп кую – болар узган гасырның еракта калган социализм билгеләре буларак, сизгер тамашачыны үткәннәргә кайтарды.
    Почта бүлегенең яңа начальнигы Мәүләнҗан (ТРның атказанган артисты Әхнәф Исрафилов) номенклатура буенча эшләргә күнеккән. Аңа өлгергән арыш басуы нипачум, өч сәгатьлек доклад, Казандагы түрә Авзал абыйсы, чакырылган корреспондентлар мөһимрәк, әле “кайнап торган эшчәнлеге” нәтиҗәсе буларак, күкрәгенә медаль дә тагарга тиешләр, имеш. Эшнең нәрсәдә икәнлеген төшенеп алган чая кыз Фирдәвес (Сөмбел Шәмсетдинова) ахырда аны акылга утырта. 
    Рольләрне ТРның халык артисты, Д.Сираҗиев һәм С.Өметбаев исемендәге премияләре лауреаты Рәзилә Муллина, ТРның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты, “Тантана” театраль премиясе лауреаты Венера Нигъмәтуллина, ТРның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Хафиз Хамматуллин, артистлар Илназ Хисмәтуллин, Зөлфирә Шәмсетдинова, Индира Гайфуллина, Раушан Зиннуров, Алия Жаркова, Илмир Кашапов башкардылар. 
    Күренекле татар әдибе Аяз Гыйләҗевның моңарчы бер театрда да куелмаган спектаклен театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов сәхнәләштерде, рәссамы – РФнең Һәм Калмыкиянең атказанган мәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов. “Кара күзле кызлар”ның композиторы – танылган композитор Илгиз Закировның кызы Гөлназ Закирова, ә җыр сүзләре районыбыз горурлыгы булган шагыйрь Фәрит ага Миргалимовныкы. Һәр геройның холкына, роленә туры килә торган текстлар, дәртле көйләр тамашачының күңелен җилкетте. Халык та зал тутырып килгән. Күңеленнән ташып чыккан хисләрен тамашачы спектакль барышында алкышлар аша белдереп торды.
    Халык фойега чыккач, аларның йөзенә игътибар иттем. Канәгать елмаю чагыла иде аларда. “Шундый җиңел спектакль, рәхәтләнеп ял иттек”, диештеләр үзләре. 
    Әйе, театр артистлары халыкны илһамландыручы, тәрбияләүче. Ә бүгенге көндә адәм баласына нәкъ тәрбия җитми, халык киңәш-табышка мохтаҗ.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: