Минзәлә
  • Рус Тат
  • Татарстан тарихы – ул Минзәлә тарихы да

    Республиканың 100 еллыгына Татарстан хакында иң яхшы 100 тарих.

    Татарстан тарихы – ул меңәрләгән татарстанлының тарихы.  Һәр гаиләнең язмышы республикабыз тарихының аерылгысыз өлеше булып тора. Татарстан тарихын үткән вакыйгалар буенча гына түгел, кешеләрнең хатирәләре буенча да өйрәнергә була. Чөнки һәркем бу тарихны төзүче булып тора.  Иң мөһим вакыйгалар турында үзегезнең шәхси хатирәләрегез белән уртаклашыгыз. 
    Бөек тарих, мозаика сыман, кешеләр язмышыннан җыела, гаилә тарихы төбәк тарихыбелән тыгыз бәйләнештә булып, аның аерылгысыз өлешенә әверелә.  Ә буыннар бәйләнеше – безне берләштереп һәм саклап торучы нигез булып тора. Зур тарих төрледән төрле кешеләрнең кечкенә сыман тоелган хатирәләреннән төзелә. Татарстанлылар төрле тарихи чорларда ничек яшәгәннәр, нәрсәләр эшләгәннәр? Төрле чорларда гамәлдә булган хакимияткә нинди карашта булганнар? Балаларын ничек тәрбияләгеннәр? Оныкларына нәрсә васыять итеп калдырганнар? Оныкчыклары аларны ничек искә алалар?
    Республикабыз барлыкка килгәннән бирле үткән данлы 100 ел хакында язучы http://100.tatarstan.ru/ сайты һәр татарстанлыны үзләренең уникаль хатирәләре белән уртаклашырга чакыра. Без сезнең хатирәләрегезне, ата-аналарыгызның, әби-бабаларыгызның хатирәләрен, шулай ук фотографияләр һәм буыннан-буынга күчеп баручы гаилә легендаларыгзны көтеп калабыз.
    Үзегезнең хикәятләрегезне alsumu@mail.ru электрон адресына “ТАССРга 100 ел” һәм иң яхшы 100 хикәят тамгасы белән җибәрегез. Сезнең гаиләгез һәм аның республика тарихына керткән өлеше турында бөтен дөнья беләчәк!
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: