Татарстан урманнарында санитар-экологик икеайлык кысаларында рейдлар үткәрелә

Республикада 100дән артык патруль бригадасы урманнарны тәртипкә китерү белән мәшгуль.
Татарстанда санитар-экологик икеайлык кысаларында, урманнарны тәртипкә китерү, чистарту буенча эш алып барыла. Бүген Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, урманчылык хезмәткәрләре катнашында рейдларның берсе Матюшино урманында үткәрелде. Анда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.
“Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарында эш башланды. Урманнарда җир өстендә дә, авиация юлы белән дә патруль уздырыла. Мондый рейдларның максаты – урманнарны чүпләү фактларын фаш итү, хокук бозучыларны ачыклау. Халыкка аңлату эшләре үткәрәбез. Урманны саклау, чүп ташлау тыелу турында аншлаглар куела, корыган агачлар киселә, көнкүреш һәм төзелеш чүп-чары җыештырыла. Бу эш даими рәвештә сезон дәвамында башкарыла. Гел чүпләнә торган урыннарны беләбез, шул урыннар буенча график буенча гел йөрибез”, - диде Шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев.
Белгеч былтыр Татарстан урманнарында 7 мең кубометр чүп җыелганын билгеләп узды. 2017 елда урманга керү юлларында 200дән артык аншлаг куелган. Чүп калдырган өчен 186 кеше җаваплылыкка тартылган, 490 мең сумнан артык штраф салынган. Илнур Кәшәфиев физик затларга 5 мең сум, вазифаи затларга 20-40 мең сум, юридик затларга 250-500 мең сум штраф каралганын әйтте.
Урман сакчылары агачларга борып куелган реклама такталарына каршы көрәш алып бара. “Бу матур да түгел, аннары шөреп белән борылып куелгач, агачка зыян килә. Без телефоннары буенча шалтыратып, чакыртабыз, җаваплылыкка тартабыз, такталарны алырга мәҗбүр итәбез. Алмасалар, үзебез бәреп төшерәбез”, - диде Илнур Кәшәфиев.
Бүген, шулай ук, Урман сагы бригадасы юлдан ерак түгел корыган агачларны кисеп аударды. Хезмәткәрләр әйтүенчә, кипкән агачларны черүгә калдыралар, әмма җирле халык эзен суытмый. “Корыган агачларны гадәттә якын-тирә бистәләрдә, бакчачылык ширкәтләрендә яшәүчеләр алып китә. Моның өчен аларга җәза салмыйбыз, гәрчә бу хокук бозу санала, коры агачны урлау маддәсенә дә туры килә”, - диде Илнур Кәшәфиев.
Урманчылык хезмәткәрләре агачларга сыерчык ояларын беркетү белән дә мәшгуль. Алар ояларны шөреп белән бормыйлар, ә тимерчыбык белән беркетәләр.
Илнур Кәшәфиев республикада 32 урманчылык исәпләнгәнен. Аларда барлыгы 100 дән артык патруль бригадасы эшләгәнен әйтте.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 15:58"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2022 елның 20 мае саны анонсы Минзәләдә Җиңү көне уңаеннан беренче тапкыр балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында парад узды – бу хакта 1-4 биттә.00
-
14 май 2022 - 11:22Минзәләдә Кадомцевлар урамының бер өлешендә ремонт эшләре башланды Урамның бер өлешендә чокырлар ремонтлана, икенче башында капиталь ремонт үткәрелә.00
-
12 май 2022 - 15:23«Минзәлә»-«Мензеля» газетасының 2022 елның 13 май саны анонсы Шәһәрдә Җиңү көне уңаеннан зур күләмле бәйрәм чаралары –парад һәм агитбригада концерты турында 1, 6, 8 биттә укыгыз.00
-
5 май 2022 - 16:55"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2022 ел, 6 май саны анонсы Күптән түгел «Тантана» театраль премиясе җиңүчесе булган Татарстан Республикасының атказанган артисты Динара Акматова белән әңгәмәбез 4 нче биттә чыга.00
-
1 май 2022 - 06:56Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы Хөрмәтле татарстанлылар!00
-
28 апрель 2022 - 16:26"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2022 елның 29 апреле саны анонсы Тумышы белән Казаннан булган Минзәләнең иң яхшы почтальоны Светлана Умеркаева турында 1 биттә укыгыз.00
-
26 апрель 2022 - 10:21Гүзәлия Хамматова - "Син тормышка гашыйк идең..." 26 апрель - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне00
-
24 апрель 2022 - 09:4025 апрельне көтәбез: болытлы булса алдагы ике көндә яңгыр яварга мөмкин Халык сынамышларының алдагы чыгарылышында укчыларыбыздан, даталарны карап барып, фараз белән чынбарлыкның чагышуына игътибар итүләрен сораган идек.00
-
24 апрель 2022 - 07:02Пасха бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов КОТЛАВЫ Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!00
-
21 апрель 2022 - 16:32“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 22 апрель, 2022 ел саны анонсы Минзәләдә күпфатирлы йортларда рейдлар үткәрү дәвам итә – бу хакта 3 биттә.00
-
22 март 2021 - 11:19Тулбайда Нәүрүз бәйрәме
-
22 гыйнвар 2021 - 10:57Тәкермәндә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде
-
Карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Минзәлә патшалар гына йөри торган карета ясала башлады.Кайсы осталар ясый аны? Ул карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Сездән тәкъдимнәр көтәбез!
-
20 май 2022 - 17:02Әтрәкледә Авыл көненә бүгеннән әзерләнәләрӘтрәкле авылы төзеклеге, чисталыгы буенча башка авыллардан болай да бер башка өстен.00
-
20 май 2022 - 14:53Һәрвакыт беренчеләр: Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте1 нче мәктәпнең 9 сыйныфын 46 укучы , 11 сыйныфны 19 укучы тәмамлый.00
-
12 июль 2021 - 16:08Минзәлә районының “Заиковский” хуҗалыгына савымчылар кирәк. Айлык хезмәт хакы 50 меңнән 70 мең сумга кадәр җитә63800
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)158600
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64222300
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.141300
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.156300
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.202700
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064203200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика