Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Театрларның белем бирү форумы Минзәләдә үтә

Бүген Минзәлә театрында 1 бәби театрларның иҗади белем бирү форумы үтә.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ"). Минзәлә театры коллективы Татарстан беренче булып бу жанрда спектакль куйган иде. 2018 елда башланган иҗади эзләнү тагын бер спектакль чыгарырга мөмкинлек бирде. Һәм менә яңа борылыш, яңа директор Ильнур Гайниев бу хәрәкәткә яңа импульс бирергә булган. Үзе әйткәнчә, Алмаз Садриев идеясе белән форум үткәрергә булганнар. Бу адымга бик җитди керешүләрен күрсәтүче бер генә фактны атыйбыз: экспертлар составы җитәкчесе - "Театр -балаларга" порталын оештыручы "Алтын маска" премиясенең экспертлар советы әгъзасы Марина Шимадина килде. Татарстанда танылган театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламовның, башка театр коллективларыннан делегацияләр килү-теманың кызыклы һәм бу юнәлешнең перспективалы булуы хакында сөйли.
Форумны ачу тантанасында кунакларны тирән эчтәлекле чыгышы белән район башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗимев сәламләде. Ике көн дәвамында экспертлар һәм кунаклар дистәгә якын спектакль караячаклар. Минзәләгә Әлмәт, Уфа театрлары тере спектакль күрсәтәчәк, Мәскәү һәм Гамбург театрларыныкы онлайн күрсәтеләчәк.
Безнең белешмә.
Театрның бу жанры Европа илләрендә илле ел элек тормышка ашырыла башлаган.
Роберт Шәймәрданов,театрны ике дистән артык җитәкләгән шәхес:
Бу юнәлеш безнеке кебек провинциаль театрга акчалата керем китермәскә дә мөмкин. Әмма бу спектакльләрне карап үскән балалар- алга таба театрның олы яшьтәге тамашачысы булуга гарантия бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев