Әлеге премия «Татмедиа» АҖ филиалы — балалар һәм яшүсмерләр өчен республика газетасы «Көмеш кыңгырау» редакциясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган.
Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында «„Көмеш кыңгырау“ дусларын җыя» дип исемләнгән Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру тантанасы үтте.
Бүләкләнүчеләр арасында Минзәлә шәһәренең 1нче урта мәктәбе укучысы Тимур Вәҗетдинов та бар. Аңа Шәүкәт Галиев исемендәге премия һәм яшь хәбәрче таныклыгы тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, Минзәләдә Рәшит Гәрәй исемендәге премия тапшыру тантанасында Тимур Вәҗетдинов Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев