Минзәләдә Рәшит Гәрәй исемендәге премиянең яңа лауреатлары билгеле булды
Минзәләнең үзәк китапханәсендә шагыйрьнең 95 еллыгына багышланган очрашу үткәрелде.
(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)
Чарага Рәшит Гәрәйнең туганнары, авылдашлары, «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмәсе әгъзалары, китапханәчеләр һәм мәктәп укучылары чакырылган иде.
Кичәнең сценариен Рәшит Гәрәй исемендәге балалар китапханәсе әзерләде. Наратлы-Кичү һәм Тауасты Байлар авыллары китапханәчеләре Зинфира Гарифуллина, Маргарита Гәрәева алып бардыМинзәләдә Рәшит Гәрәй исемендәге премиянең яңа лауреатлары билгеле булдылар.
Кичәгә чакырылган Рәшит Гәрәйнең туганнары Хәмәтнур Гәрәев, Расих Исламов:
— Абыебыз һәрвакыт Минзәләне якын күрде, яратты. Аның турында хәтер Минзәләдә кадерләп сакланганга нык шатбыз, алга таба да шулай дәвам итсен иде, — дип билгеләп үттеләр.
Хәмәтнур Гәрәев шагыйрь туганының әсәрләрен, ә Расих Исламов шулай ук якташ шагыйребез, Күзкәйдә туган Фәннур Сафинның Рәшит Гәрәйнең үзенә багышлап язган шигырен укыдылар.
Рәшит Гәрәйнең авылдашы, Минзәлә һәм Тукай районнарының элеккеге имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас Малтабар авылында шагыйрь истәлегенә музей булдырылуы, аның эшчәнлеге хакында сөйләде.
2001 елда Минзәләдә балалар китапханәсе бинасында ачылган Рәшит Гәрәй музее тарихы белән аның оештыручыларның берсе, 1985-2008 елларда китапханә мөдиренең балалар белән эшләү буенча урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лениза Якиева уртаклашты.
Чараның кульминациясе — «Минзәлә» район газетасы тарафыннан оештырылган Рәшит Гәрәй исемендәге премия лауреатларын котлау булды. «ТАТМЕДИА» АҖ «Минзәлә-информ» филиалы каршындагы «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Пучкова әлеге премия тарихы белән таныштырды.
Лауреатлар исемлеген быел шагыйрәләр Гөлназ Әхмәтшина, Энҗе Усманова, Зөләйха Гыйләҗева (төп фотода) тулыландырдылар. Аларга диплом һәм бүләк сертификатларын әлеге юллар авторы, «Минзәлә-информ» филиалының сайт редакторы Илшат Вагыйзов тапшырды.
Шулай ук Рәшит Гәрәйнең 95 яшьлек юбилее уңаеннан һәм шагыйрьнең иҗади мирасын саклауга зур өлеш керткәне өчен Җәүдәт хәзрәт Харраска һәм актив иҗади тормышлары өчен гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Инсаф Хәсәновка, 1 нче урта мәктәпнең 9М сыйныф укучысы Тимур Вәҗетдиновка рәхмәт хатлары тапшырылды.
Әдәби кичә Минзәлә медицина училищесы студентлары Эльмира Шәрәфиева, Сөләйман Хәсәнов, 2 урта мәктәп 8Б сыйныф укучысы Юлия Рәхмәтуллина, Татар Мөшегесе авылының мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Әхмәтова, Рәшит Гәрәй исемендәге премия лауреатлары шагыйрә Раушания Гыймаева—Титова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лениза Якиева, шулай ук Тупач авылында эшләп килүче «Нур» фольклор ансамбле һәм авыл китапханәчеләре хоры (баянда — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Данир Фәхертдинов) башкаруында шигъри һәм музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
Әлеге чарадан соң кичәгә чакырылган 2 нче һәм 3 нче мәктәп укучылары китапханәдәге Рәшит Гәрәй музеенда экскурсиядә дә булдылар.
Дилфас Галиев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев