Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

72 умартачы гына үз хокукларын даулауга хокуклы

Былтыргы хәл кабатланмасын өчен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы районнарда авыл хуҗалыгы предприятияләре һәм умартачылар арасында аңлашып эшләүне тәэмин итү өчен социаль челтәрдә һәр район өчен төркемнәр булдырды.

Илдус Шаһиев,Минзәлә-информ
Алдагы язмабызда андый төркемнең безнең районда да оештырылуы,әмма анда умартачыларның бик аз булуына аптыраган идек.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Артур Гафуровтан без бу хәлгә аңлатма бирүен сорадык.
-Материал В Контакте дагы төркемегездә чыккач,әлеге исемлеккә шактый кеше керде.Мине икенче проблема проблема борчый.Районда ике йөздән артык умартачының 72 се генә умарталыгына паспорт алды.Бу хәл 160 сум акча кызганудан түгел,исәпкә басудан куркудыр,күрәмсең.Димәк,башкалар үзләрен яклауга түгел дип саныйлардыр.
Бүгенге көндә басуларны эшкәртү темплары көчәя бара.Рапс белән чөгендер мәйданнары гына да ун мең гектарга җитә..Ни генә булмасын,агрономнар югары уңыш артыннан куып умарта гына түгел,кеше сәламәтлегенә зыян салучы препаратлар кулланмаслар,санитария кагыйдәләрен төгәл үтәрләр дип ышаныйк.Социал челтәрдәге төркемдә агрономнар,умартачылардан тыш авыл җирлекләре башлыклары да бар бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев