Мөшегенең талантлы артистлары беренче дәрәҗә лауреатлар булдылар
Әдәбият һам сәнгать

Мөшегенең талантлы артистлары беренче дәрәҗә лауреатлар булдылар

15 август көнне республикакүләм чара үткәрелгән иде

Минзәлә районы «Мөшеге чишмәләре» халык фольклор коллективы Балык Бистәсендә үткәрелгән «Иске Казан-Түгәрәк уены» фольклор фестивалендә катнашты

Республикакүләм чарада «Орчык өмәсе» йоласын күрсәтеп, 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып кайттылар.

Апалы-сеңелле Тазкаевалар башкаруында «Матур булсын», Әхмәтовларның гаилә ансамбле «Үпкәләмә, иркәм» җырлары шулай ук лауреат исеменә лаек булдылар.

Чарада Татарстан районнары, чит төбәкләр (Ульян, Киров өлкәсе) коллективлары да үз чыгышларын тәкьдим иттеләр.


Нет комментариев