Яшьләр сәхифәсе рубрикасы буенча яңалыклар
-
Гимназиядә Бөтендөнья әниләр көне зур бәйрәм итеп үткәрелде
Бәйрәмнең түрендә, әниләр, дәү әниләр булды. Алар өчен җыр-бию, сәнгатьле сөйләм, уен-көлке зур зәвык белән әзерләнгән иде. Бәйрәмнең иң күңелле өлеше - 7,8 нче сыйныф укучыларының З. Хөсниярнең "Шүрли белән Былтырҗан" әсәрен сәхнәләштерү. Яшь артистлар, чын мәгънәсендә шушы тормышның үзендә кебек иде. Шулай ук балалар үзләре кулдан эшләгән бүләкләрне әниләренә...
-
Минзәләдән Илсинә һәм Энҗе гаиләләре белән “Нечкәбил” конкурсында катнаша
"Ныклы гаилә" һәм "Россиягә һәрбер бала кирәкле" гомумфедераль проектлары кысаларында Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Хөкүмәте һәм "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе ярдәме белән унынчы тапкыр "Нечкәбил" республикакүләм конкурсы узачак. Июнь аенда районнарда сайлап алу турлары узды, ә "Нечкәбилнең гаилә бәйрәме" баш астында гаиләләр фестивален уздыру сентябрьгә планлаштырыла, конкурс нәтиҗәләре...
-
Минзәләнең гимназия укучылары “Болгар-Туган тел” форумында
Гимназиянең алты укучысы - Алинә Низамова, Лилия Акберова, Лилия Якупова, Айсылу Хәбирова, Регина Галиева һәм Айсылу Минаева Спас районында үткәрелгән "Болгар-Туган тел" яшьләр форумында катнаштылар. Аннан кайткач, Лилия Акберова һәм Айсылу Хәбирова үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. -Болгардагы алан тормышы озак дәвам иттеме? Лилия: -Бу форумда без җиде көн булдык. Монда...
-
Тәкермән егетләре Илдар һәм Илгиз Мәүҗиевлар хәрби бурычларын үтәп кайттылар
Минзәлә районы Югары Тәкермән авылыннан бертуган Илдар һәм Илгиз Мәүҗиевлар хәрби хезмәткә бер көнне алындылар. Ике малаен да берюлы армия сафларына озатып калган Гөлзидә һәм Илфак Мәүҗиевларга җиңелләрдән булмагандыр. Аллага шөкер, егетләр исән-сау туган якларына әйләнеп кайтты. Газета хәбәрчесе Алисә Шахабутдинова армия тормышы, кичерешләре хакында егетләр белән әңгәмә үткәрде. Бу...
-
Минзәләнең гимназия укучылары “Болгар-Туган тел” яшьләр форумында катнаштылар
Гимназиянең алты укучысы - Алинә Низамова, Лилия Акберова, Лилия Якупова, Айсылу Хәбирова, Регина Галиева һәм Айсылу Минаева Спас районында үткәрелгән "Болгар-Туган тел" яшьләр форумында катнаштылар. Алар нинди тәэсирләр белән кайтканнар соң? Аларның фикерләре хакында "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының алдагы саннарында укырга мөмкин.
-
Калтак урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы
Калтак урта мәктәбен быел өч кеше тәмамлады. Алар 9 сыйныфта 11 булган, калганнары Минзәлә һәм Чаллы шәһәрендәге урта уку йортларына киткәннәр. 11 сыйныфны төгәлләргә иң булдыклылары һәм иң чыдамнары, иң белемлеләре генә калган. Ике бала отличник, берсе уртача укыган. Бу сыйныфта укучылар елның елында мари теле һәм әдәбияты буенча региональ,...
-
Иске Матвей урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы
Быел бу мәктәпне 5 бала тәмамлады, алар барысыда бик тырышлар һәм бик яхшы укучылар, ди алар турында сыйныф җитәчесе Роза Вәлиева. Роза үзе менә дигән сыйныф җитәкчесе, аны "три в одном" дияргә була: сыйныф җитәкчесе, укытучылары һәм әниләре. Шуңа да ул укыткан һәм тәрбияләгән балаларның өчесе бик яхшы, ике укучы...
-
Мөшеге урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы
Татар Мөшегесе урта мәктәбен быел бары тик өч кенә бала тәмамлаган. Бу сыйныфта бары тик үз көченә һәм үз белемнәренә бик нык ышанган укучы балалар гына калган. Рүзәл Гарипов спортчы, олимпиадаларда җиңүче булган.Сабантуйларда багана башына менү остасы да икән. Ул сыйныфташы Алсу Зарипова белән мәктәптә һәм авыл мәдәният йортында узган...
-
Урыс урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы
Урыс урта мәктәбен быел бер егет һәм өч кыз тәмамлый. 9 сыйныфка чаклы алар 13 булганнар, 9 бала бердәм дәүләт имтиханыннан куркып Чаллы, Әлмәт, Минзәлә шәһәренә укырга киткән,егетләр нефтьче, кызлар бухгалтер һөнәрен сайлаганнар. Бик тырышлары гына 11 сыйныфны тәмамларга калган. Бу сыйныфта укучы балалар тырышлар, Элвира Гайнетдинова республика олимпиадасында татар...
-
Кадет интернат-мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы
Быел кадет интернат-мәктәбен 9 бала тәмамлый, шуларның 4 се кыз, 5се егетләр. Алар монда 6 сыйныфтан соң килгәннәр. Кадет интернат-мәктәбендә укучы балаларның өчесе генә тулы гаиләдән, калганнарының әтиләре юк.Аларны тәрбияләү белән әниләре генә шөгыльләнә. Әтиләре булмаган балалар ир-ат укытучларга тартылалар. -Бу мәктәптә укучы балалар бик җитезләр, тереләр, өлгерләр,шаяннар, шуклар, -...
-
Икенче урта мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы
Икенче урта мәктәпне быел 24 бала тәмамлый. Бу сыйныфта укучы балалар да бик дус һәм тату, дустанә мөнәсәбәттә. Сыйныфта укучы 2 бала Фәнүзә Вәлиахметова һәм Динар Яруллин алтын медальгә,9 ы яхшы билгеләренә төгәлли. Балаларның күбесе район, республика олимпиадаларында катнашып призерлар, җиңүчеләр булганнар.Владимир Лукавченко математика, экономика, экология, биологиядән район буенча беренче...
-
Шәһәрдәге беренче санлы урта мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы
Шәһәребезнең әлеге мәктәбен быел 25 бала тәмамлый. Бу сыйныф районда иң күп укучылардан санала һәм алар бер-берсен ташламыйлар, авыр минутларда бер-берсенә ярдәм итәргә атлыгып торалар. Әгәр дә сыйныфта укучы берәр бала авырса бөтен сыйныфлары белән бергә җыелышалар да авыру сыйныфташларына дару алырга булышалар. Алар бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә, берсе өчен...
-
3 нче урта мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы
Шәһәребездәге 3 нче урта мәктәпне быел барлыгы 27 укучы тәмамлый. Район буенча иң зур сыйныф ул. Әлеге сыйныфка балалар педагогия көллиятеннән, шәһәрнең беренче урта мәктәбеннән килгәннәр. Шулай булса да бу сыйныфта укучы балалар бер-берсе өчен үлеп торалар, хезмәт сөючән, укуны, спортны яраталар,-ди сыйныф җитәкчесе Марина Николаевна Аржаева. Бу сыйныфта укучы...
-
Минзәлә гимназиясенең чыгарылыш сыйныфы
Минзәлә шәһәрендәге татар гимназиясен быел 11 укучы тәмамлый. Бу балаларның сыйныфында 9 класска чаклы 22 бала булган, калганнары урта уку йортларында белем алалар икән. Сыйныфтагы балалар бер йодрыкка тупланган , бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә, алар бер-берсенең уңышларына чын күңелдән сөенәләр, эчкерсезләр, яхшы һәм саф күңелле, актив балалар алар- дип искә...
-
Һәр көнне безнең сайтта - районыбызның бер чыгарылыш сыйныфы
Быел 123 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Балалар җаваплы, катлаулы адым - олы тормыш юлына аяк басу алдында. Мәктәп еллары матур бер хатирә булып безне гомер буена озатып бара, безгә белем биргән укытучыларыбыз, сыйныфташларыбыз ничек онытылсын соң. Шушы уңайдан "Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәге дә үзенчәлекле бүләк әзерләргә булды: фотохәбәрчебез...