Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Айдар Вагыйзов: рус җырчысы Макс Корж миңа интернеттан хат та язды

Әңгәмәне Минзәлә гимназиясының 9нчы сыйныф укучысы Сөмбел Низамова алып барды.

Туган көне: 25.12.2000

Шөгыльләре: хореография, вокал,волейбол, баян, гитара

Яраткан ризыгы: бәлеш

Яраткан урыны: табигать кочагы

Бу  ай  шәхесе — Айдар Вагыйзов! Айдар – һәрвакыт ачык йөзле, үзенчәлекле, бик сәләтле, күпкырлы талант иясе. “Уен” бию ансамбле солисты, волейбол буенча республика ярышлары җиңүчесе, җырчы, гитара һәм баян уен коралларында уйнаучы, уку алдынгысы.Татарлар арасында, беренчеләрдән булып,  кавер өлкәсендә иҗат итүче. Ул – гимназиябезнең горурлыгы! Инде күбегез аның "YouTube" социаль челтәрендәге «Айдар Vagizov» каналына да язылгандыр! Айдар тагын әле "Вконтакте" һәм “Инстаграмм” челтәрләрендә дәтөркемнәрен ачып җибәрде! Афәрин!Дуслар, Айдарның сәләтенә, җырларына сокланыгыз, иҗатын күзәтегез, бергә булыйк!

Белешмә өчен: кавер–башка телләрдә яңгыраган җырларның, музыкаль әсәрләрнең яңача, башкача яңгырашы.

- Сәлам, Айдар!

- Хәерле көн, Сөмбел.

- “ Эх, туган көн, туган көн...” юлларны кызыграк итеп дәвам ит әле...

- Эх, туган көн, туган көн,сагыныпкөтәторган көн.

- Син курыккан  3 нәрсә?

- Тәнзилә Исрафиловнаның ачулануы, Рәйхана Кәрамовнаның начар кәефе һәм Лариса Рафаеловнаның химия дәресе ( көлә ).

- Космоска үзең белән нинди 3 әйбер  алыр идең?

- Теш пастасы, душ геле, гитара.

-  Бүгенге көндә  синең өчен иң мөһиме нәрсә?

 - Гаиләм, әлбәттә!

- Синең кумирың бармы?

- Алар бик күп, һәркайсыннан яхшы якларын гына алам.

- Кешеләрдә син нинди сыйфатларны хөрмәт итәсең?

- Кешелеклелек, гаделлек, кайгыртучанлык.

- Шундый дусларың күпме?

- Дусларым, туганнарым барысы да шундый (елмая).

- Интернет битләрендә дусларың күпме соң?

- Инстаграмда 19 меңгә якын язылучым  бар.

- Алар белән нинди телдә аралашасың?

- Күбрәк татарча җавап язам. “Бит”кә исемне дә “TATAR__BOY” дип куйдым бит.

- “Подписчикларың” арасында кемнәр күбрәк?

- 73% кызлар, 27% егетләр. Яшь үзенчәлекләре буенча иң күбе 18-24 яшьлекләр, аннары 13-17 яшьтәгеләр, хәтта 65 яшьлекләр дә бар.

- Иң күп лайк җыйган каверың?

-“Әкрен генә...” һәм Егор Кридның “Слеза” җыры (яртысы татарча,яртысын русча калдырдым).

- Каверларыңның темасы ниндирәк?

- Мәхәббәт...

- Беренче һәм соңгы каверың нинди?

-  Беренчесе Фирдүс Тямаевның “Гомер үтә” җырына, ә соңгысы Мотның “Когда исчезнет слово”җырына.

- Интернетка куйган  җырларың  белән кызыксынучы җырчылар бармы? Репост ясыйлармы?

- Әйе, иң зур сөенеч – репост күрү. Ришат Төхвәтуллин, Элвин Грей, Олиша, Тимур СПБ, Альберт Исмаил, Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Ринат Рәхмәтуллин, Хәбиб Шәрипов, Римма Никитина битләрендә минем каверларны күреп була. Ә рус җырчысы Макс Корж  миңа интернеттан хат та язды.

- Нинди җырчылар белән уртак эшләрегез бар, алга таба кемнәр белән  хезмәттәшлек итәргә теләр идең?

- Римма Никитина һәм Альберт Исмәгыйлов кебек танылып килүче җырчылар белән эшләү бәхетенә ирештем. Киләчәктә Тимур СПБ, Илнур Рамазанов, Алсу кебек күренекле шәхесләр белән эшләргә хыялланам.

- Мондый сәләт сиңа каян килгән?Гаиләгездә музыка өлкәсендә танылучылар  бармы?

- Әтинең туганнан туган абыйсы – җырчы Асаф Вәлиев, әнинең бабасы – Казанцев Аркадий – музыкант булган. Игезәгем Айнур бик оста баянда һәм гитарада уйный.

-  Сине Актанышлар да, Мөслимнәр дә, Минзәләләр дә үзенеке дип саный. Син үзеңне кайсы як малае дип саныйсың?

- “Актанышлы Минзәлә” малае(көлә).Әтием Азат – Актаныш районы Адай авылыннан, ә әнием Минзәләнеке.

- Мәктәптә укуларың ничек? Өлгереп буламы?

- Укуым яхшы, үзем канәгать. Отличник буласым килми, чөнки җаваплылыгы зур(көлә).

- Тагын нинди шөгыльләрең бар?

- Спорт белән шөгыльләнәм. Минзәлә районының  волейбол буенча җыелма командасында уйныйм.

- Сиңа популяр булу ошыймы?

-Әйе, бик ошый(көлә).Мине урамда таныйлар, төрле  шәһәрләрдә дусларым артты.Ләкин мәктәптә популярлык белән генә яхшы билгеләргә укып булмый(көлә).

- Үзеңне 20 елдан соң ничегрәк күз алдына китерәсең?

-  Поживём, увидим (елмая)! Бу кызыклы эшләрем, бәлки, тора-бара, хобби гына булып калыр(елмая). Иҗат өчен илһам килү кирәк, вакыты да күп сорала. Тәнкыйтьне дөрес кабул итә белү – үзе бер “плюс”. Камиллеккә ирешү өчен, миңа әле эшлисе дә эшлисе(көлә).

            Айдарыбыз - чыннан да, ачык күңелле, гел елмаеп кына сөйләшүче, оптимист егет. Аның белән бергә җыр иҗат иткән җырчы Римма Никитина Айдар турында түбәндәге җылы сүзләрне әйтә:  “Тавышының бәрхет тембры өстенә, холкының яхшы сыйфатлары да ямь өсти аңа. Айдар – бик позитив, акыллы, талантлы, кызыклы егет. Күңеле әйбәт, эчке дөньясы бай, кавер өлкәсендә аның киләчәге бар”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев