5нче "Таңкай" балалар бакчасында сәләтле балалар
Тукай исеме менә инде ничә гасыр дәвамы нда татар милләтенең бөтенлегенә, милли хиснең, тәрбиянең, телнең саклануына ышанычлы нигез булып тора. Шәхес үзе, аның күпкырлы иҗаты, иҗатындагы фикер һәм хис берлеге, фәлсәфи уйлары, милләт булып яшәргә көч һәм күәт бирә.
Апрельнең 26 сы көнне, безнең яраткан шагыйребез, татар халкының горурлыгы - Г.Тукайның тууына 132 ел тулуны мәктәбебез зурлап билгеләп үтте.
Тукайны искә алу бәйрәме - татар халкының гына түгел, бөтен тугандаш халыкларның бәйрәменә әйләнде.
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә бик кадерле. Шуңа күрә аның иҗатын кече яшьтән үк өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Габдулла Тукай иҗаты белән балаларның телләре ачыла дисәк тә , ялгыш булмастыр. 19 апрельдән-26 апрельгә кадәр безнең 5нче "Таңкай" балалар бакчасында Г.Тукай атналыгы бара. Бу атнада без Г.Тукайның биографиясе, аның шигырьләре, әкиятләре, җырлары белән балаларны таныштырабыз.
Бакчабыз талантлы балаларга бик бай. Шуңа күрә дә региональ, шәһәр, район күләмендә оештырылган чараларда да бик актив катнашабыз. Әкиятләрне рус, татар, инглиз телләрендә сәхнәләштерелеп, призлы урыннарга лаек булдык.
Шәһәребезнең бик матур урыннарыбызның берсе-Җиңү паркы. Бу парк матур табигате, серлелеге белән игътибарны җәлеп итәр. Җиңү паркының тәрбиявилеге бик мөһим. Чөнки биредә сугыш, ил батырларының зур сыннары урнаштырылган, алар турында кыскача мәгълүмат бирелгән.
Балалар бакчалары ел саен бу паркта төрледән-төрле чаралар уздыралар. Балалар бик матур итеп Минзәлә шәһәренең медицина көллияте студентларына Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык"әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Шунысы шатландыра: татар балалары белән беррәттән, рус балаллары да татар телендә әкиятне сөйләделәр. Соңыннан Су анасы, Кәҗә, Бүре геройлары килеп , уеннар уйнаттылар.
Балалар белән беррәттән, студентлар да үз сәләтләрен күрсәттел
әр. Бәйрәм чарасы "Туган тел"җырын күмәк җырлау белән төгәлләнде.
Тукай – халыкны туплаучы, саклаучы һәм яшәтүче көч. Шуңа күрә аны искә алу – турыдан-туры халыкның бурычы. Тукай иҗаты күптән инде халыкара хәзинәгә әверелде.
5нче "Таңкай" балалар бакчасының
татар теле тәрбиячесе
Исакаева Рәмзилә Фаил кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев