Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең 5нче санлы «Таңкай» балалар бакчасында тантаналы төстә балалар мультстудиясе ачылды

Әлеге студия “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан республикасында яшәүче халыкларның телен, йолаларын, мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү йортларының проектларын тормышка ашыруда ярдәм итү” конкурсында җиңгән грант акчаларына булдырылды.

(Дифиза Нуриева, Минзәлә-информ)

Мультстудияне тантаналы ачуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Нэля Бикеева катнашты. Бакча балалары кунакларны татар халык биюе һәм музыкаль-инструменталь ансамбль  башкарган номерлар белән каршы алганнан соң бакча мөдире Зиля Фәйзуллина һәм Нэля Бикеева  кызыл тасманы кисеп, студия эченә уздылар. Соңыннан кунаклар хозурына балалар мультстудиясендә төшерелгән рус телендәге ”Курочка Ряба” һәм татар телендәге “Сер тотмас үрдәк” мультфильмнары күрсәтелде.

Венера Закирова, методист:

–Грант акчаларына анимацион фильмнар ясау өчен компьютер, балалар җиһазы, телевизор һәм проекторлар, милли киемнәр, музыка уен кораллары сатып алынды. Без өлкән һәм мәктәпкәчә яшьтәге группаларга йөрүче балалар белән мультстудиядә шөгыльләнәбез. Инде мультфильмнар да әзерләдек. Балаларга ошый, ә ата-аналар исә безгә геройларны пластилиннан әвәләп ясарга ярдәм итәләр.

Нэля Бикеева:

–Мультстудия балалар үсешенә һәм аларны тәрбияләүгә зур йогынты ясаячагына мин ышанам. Без монда тәрбия бирүдә телләр өйрәнү, ягъни татар телен, рус телен һәм инглиз телен өйрәнү, профориентация, ПДД, туган якны өйрәнү, әхлакый һәм патриотик, вокал һәм хореография юнәлешендә дә булачагын күрәбез. Мультстудия – балалар бакчасы өчен зур плюс булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев