Советлар Союзы Герое, патриот — шагыйрь Муса Җәлил Минзәлә шәһәре тарихында зур урын алып тора.
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры инициативасы белән алтынчы ел рәттән 25 август — җәлилчеләр җәзаланган көн уңаеннан, шәһәрдәге Муса Җәлил исемендәге паркта герой—шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салынып тантаналы чара һәм театр артистлары көче белән әзерләнгән кичә уза.
Традицияне дәвам итеп, Минзәлә театры коллективы 25 август көнне 14.00 сәгатьтә шәһәрнең Муса Җәлил исемендәге паркында кичә уздыра.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев