Минзәлә театры артистлары кинода уйнаячак
Әдәбият һам сәнгать

Минзәлә театры артистлары кинода уйнаячак

Татарстанда шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тормышына һәм иҗатына багышланган «Саҗидә» тулы метражлы документаль-нәфис фильмын төшерү эшләре башланды.

Проект шагыйрәнең 2026 елда билгеләп үтеләчәк 100 еллык юбилеена багышлана һәм «Татнефть» хәйрия фондының «Игелек энергиясе» гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Картинаның режиссеры — Александр Далматов, сценарий авторлары — Алсу Хәбибуллина һәм Резеда Хәйретдинова.

«Саҗидә» картинасы Саҗидә Сөләйманованың язмышындагы барлык мөһим этапларны колачлый: балачак, сугыш еллары, Әлмәт нефте белән өзелмәс бәйләнеше, нефть техникумында укытучы, шәһәр радиокомитеты редакторы һәм партия комитеты лекторы булып эшләү еллары, иҗат чоры һәм шагыйрәнең авыруга каршы көрәше. Бу вакыйгаларны визуальләштерү өчен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры актерлары катнашында уен күренешләре төшерелә.

Минзәлә театры артистлары "Сәхия" спектаклендә

Минзәлә театрыннан исә Зөлфирә Гәрәева, Илдар Халиков, Ильмир Кашапов, Илназ Хисматуллиннарны кино артисты буларак күрәчәкбез бу фильмда. Шулай ук кинода Зөлфирә Гәрәеваның һәм Илдар Халиковның да уллары уйнаячак. Әлеге артистлар режиссер Александр Далматов Минзәлә театрында чыгарган «Сәхи (я)» спектаклендә дә уйныйлар. Димәк, артистларыбыз сәхнәдә генә түгел, ә телевизион фильмнарда да уйнарлык зур осталыкка ия.

Исегезгә төшерәбез, Александр Далматов чыгарган “Кеше китә – җыры кала” сериалында да Минзәлә театры артистлары уйнаган иде. Фотолар «Сәхия» спектакленнән. Редакция архивыннан. 


Нет комментариев