Минзәлә районы — Татарстанда яңа уңыш ашлыгын суктыру буенча лидер
Көн темасы

Минзәлә районы — Татарстанда яңа уңыш ашлыгын суктыру буенча лидер

Татарстанда яңа уңышның ике миллион тоннасы суктырылды.

20 августка булган оператив мәгълүматлар буенча, республикада ашлык һәм кузаклы культуралар 531 мең гектарда суктырылган, бу әлеге культураларның гомуми урып-җыю мәйданының 48 процентын тәшкил итә. Бүген иртәнге мәгълүматларга караганда, республикада 2 млн 25,9 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш — гектарыннан 38,1 центнер.

Җыеп алынган ашлык күләме буенча Минзәлә районы лидер булып тора — биредә 108 мең тонна ашлык суктырылган. Икенче урында — Тәтеш районы (91 мең тонна), өченче урында Алексеевск районы (83 мең тонна). Ашлык уңышы буенча иң югары күрсәткеч Тәтеш районында — бүгенге көндә гектарыннан 56,3 центнер тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча Аксубай, Зәй һәм Мәнзәлә районнары да лидерлар исемлегендә. Бу хакта  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.


Нет комментариев