2 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Кадрлар барысын да хәл итә
Бакчасарай нефть ятмаларында эшләүче мастер Фазыл Гарипов, заманында Әлмәттә нефть табу өлкәсендә эшләде, моннан ике ел элек аны туган ягына Бакчасарайга мастер итеп билгеләделәр.
-
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның мәгариф системасы уку елына әзер
Татарстан Президенты РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка яңа уку елына төзелгән объектлар турында сөйләде.
-
11 өлкән кеше Кызыл Төбәктәге ФАПка килде
Демография милли проекты нигезендә Ммнзәләгә кайткан автомобиль райондашларыбызның сәламәтлеген тикшерү юнәлешендә файда китерә башлады.
-
Урыс, Тауасты Байлар, Юртау авыл җирлекләрендә яшәүчеләр күчмә кабул итү пунктына мөрәҗәгатьләрен калдырдылар
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең чираттагы мобиль кабул итү төркеме 1 сентябрь көнне Урыс, Тауасты Байлар, Юртау клублары янында эшләде. Шул рәвешле әлеге җирлектә яшәүчеләргә “Бердәм Россия” партиясеннән VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларга үзләрен борчыган мәсьәләләрне һәм теләкләрен җиткерү, үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен кертү мөмкинлеге тудырылды.
-
Минзәлә игенчеләре 107 мең тонна ашлык җыеп алдылар
Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 40,8 центнер тәшкил итә. Бер гектардан уртача уңыш җыеп алу буенча районыбыз игенчеләре әлегә республикада дүртенче урында баралар.
-
Көзге чәчү ахырына якынлаша
“Мензелинские зори” игенчеләре көзге чәчүне 96,9 процентка башкардылар һәм бүген биредә көзге чәчү тәмамланачак.