Кадрлар барысын да хәл итә
Бакчасарай нефть ятмаларында эшләүче мастер Фазыл Гарипов, заманында Әлмәттә нефть табу өлкәсендә эшләде, моннан ике ел элек аны туган ягына Бакчасарайга мастер итеп билгеләделәр.
Аларга нинди эш кушсаң да менә дигән итеп башкарып чыгалар. Бакчасарай ятмаларында 92 берәмлек нефть куу качалкасы бар, көнгә Чаллыга 350 тонна чиста нефть куалар. Биредәге нефть, газ, һәм газ конденсаты табу буенча операторлар нефтьнең пробасын алалар, качалкаларны ремонтларга заявка бирәләр.
Рәсемдә(уңнан сулга):мастер Фазыл Гарипов, нефть, газ һәм газ конденсаты табучы операторлар: Ислам Хамитов,Рамил Харисов,Шәүкәт Газизов, Илназ Шакировка көндәлек бурычлар куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев