“Мензелинские зори” игенчеләре көзге чәчүне 96,9 процентка башкардылар һәм бүген биредә көзге чәчү тәмамланачак.
Районыбыз кырларында көзге культураларны чәчү өчен һава шартлары һәм туфракның торышы яхшы. Район буенча 6664 гектар көзге бодай җир куенына иңдерелде.“Әнәк” агрофирмасы-472 гектар, “Органик групп” ҖЧҖ-1142 гектар һәм “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре-3780 гектар көзге бодай чәчеп куйдылар. Көзге чәчү буенча “Мензелинские зори” агрофирмасы механизаторлары сынатмый. Әлге агрофирмадан Владимир Гарнышев “Нью Холланд” тракторында “Хорш агро союз” чәчү комплексы белән 994 гектар көзге бодай чәчте. Икенче урында шушы ук агрофирмадан Флүс Гиниатуллин “Нью Холланд”тракторында “ДМС-12” чәчү комплексында-915 гектар һәм Рамил Зәйнуллин “Джон дир” тракторында “Джон дир” чәчү комплексы белән 664 гектар көзге бодайны җир куенына иңдерде. Туңга сөрәсе 61970 гектар басуның 7661 гектары эшкәртелгән, бу планлаштырылган мәйданның 12 проценты.
Нет комментариев