Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә игенчеләре 107 мең тонна ашлык җыеп алдылар

Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 40,8 центнер тәшкил итә. Бер гектардан уртача уңыш җыеп алу буенча районыбыз игенчеләре әлегә республикада дүртенче урында баралар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 26383 гектарда игеннәр суктырылган,бу планга карата 56,9 процент тәшкил итә.  Иң күп тулай җыем “Мензелинские зори” агрофирмасында, алар 29647 тонна ашлыкны җыеп алып ындыр табагына кайтардылар. Тулай җыем алу буенча икенче урында калморзалылар, аларда бу күрсәткеч-19689 тонна. Районда арышның бер гектарыннан уртача уңыш-33,8 центнер,көзге бодайдан-47,8 центнер уңыш җыеп алынды. Сабан бодае суктыру буенча “Калморза” игенчеләре сынатмый, аларда бу культура 1800 гектарда суктырып алынды һәм һәр гектардан 48 центнер уңыш җыеп алына. Район буенча язгы бодайның уртача уңышы 37 центнер тәшкил итә.  Иң югары уңышны “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре ала, аларда бөртеклеләрнең гектар төшеме 51,6 центнер тәшкил итә.  Һәр гектардан уңыш алу буенча “Калморза” хуҗалыгы да сынатмый, аларда бу күрсәткеч 46,3 центнер.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев