Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Урыс, Тауасты Байлар, Юртау авыл җирлекләрендә яшәүчеләр күчмә кабул итү пунктына мөрәҗәгатьләрен калдырдылар

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең чираттагы мобиль кабул итү төркеме 1 сентябрь көнне Урыс, Тауасты Байлар, Юртау клублары янында эшләде. Шул рәвешле әлеге җирлектә яшәүчеләргә “Бердәм Россия” партиясеннән VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларга үзләрен борчыган мәсьәләләрне һәм теләкләрен җиткерү, үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен кертү мөмкинлеге тудырылды.

Урыс авыл җирлегендә 6 кеше, Тауасты Байларда –10, Юртау бистәсендә 8 кеше күчмә кабул итү пункты автобусына килеп, үзләрен генә түгел, шушы җирлектә яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр буенча барысы 35 наказ язып калдырдылар.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең чираттагы күчмә кабул итү пунктында авыл кешеләренең мөрәҗәгатьләрен шушы партия волонтерлары җыеп барды. Әлеге наказлар ТР “Бердәм Россия”сенең “МойДепутат” онлайн-платформасында туплана. Әлеге сервис аша һәркем партия кандидатларының теләсә кайсына наказ бирә, партия программасына тәкъдимнәр кертә ала.Бу һәр кандидатның шәхси җаваплылыгы аша халык белән эшләүне тизләтергә һәм камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Югарыда санап үтелгән авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне нәрсәләр борчый, нинди теләкләре бар? Бу хакта тулырак “Минзәлә”-”Мензеля” газетасының алдагы саннарында.

безнең өстәмә

Татарстанда гамәлдә булган башка партияләр дә, үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр дә халык белән үзара бәйләнештә булу өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланалар. Әйтик, КПРФның республика бүлекчәсендә партиядә агитациянең иң традицион булган формасы – потенциаль сайлаучылар белән әңгәмәләр кулланылуын журналистларга хәбәр иттеләр. Шул ук вакытта электорат белән аралашуның яңа формалары булган социаль челтәрләрдә һәм башка интернет-мәйданчыкларда аралашу турында да онытмыйлар. ЛДПРда да вакыт белән сыналган агитация формасына басым ясыйлар. Партиячеләр листовкалар, брошюралар тараталар. Бер үк вакытта партияләр, шулай ук үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр республика буенча үзләренең агитацияләре белән чыгып, торак пунктларда яшәүчеләр белән очрашулар алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев