14 октябрьдә республикада аналоглы телевидение гамәлдән чыга
Көн темасы

14 октябрьдә республикада аналоглы телевидение гамәлдән чыга

Цифрлы телевидениегә күчүгә бәйле рәвештә, кеше үз өенә белгечне чакыра алырга, Бөек Ватан сугышы ветераннары, социаль якланмаган гражданнар категориясе, ялгыз яшәүче ветераннар, пенсионерлар игътибарсыз калмаска тиеш, - диде Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Цифрлы телевидениегә күчүдә ярдәмгә волонтерларны өйгә чакырырга мөмкин.

 –Муниципалитетлар ярдәме белән волонтерлар әзерләнде. Алар өйгә бушлай килеп, цифрлы форматта тапшырулар карау өчен телевизорны көйләүдә ярдәм күрсәтәчәк, - диде министр. Республика халкына ярдәм күрсәтү өчен 2016 волонтер укыган.

Сораулар туса,кайнар линия телефоны эшли. Өй яки кесә телефоныннан 8-800-222-8-716 номеры буенча шалтыратып, цифрлы сигналны кабул итү өчен җиһазлар сатып алу һәм урнаштыру мәсьәләләре буенча консультация алырга, җиһазларны урнаштыру һәм тоташтыруда волонтерлардан ярдәм сорарга мөмкин (Минзәләдәге волонтерларның нинди эшләр башкаруы турында соңрак мәгълүмат бирербез).

Аның сүзләренчә, цифрлы телевидениегә күчүгә бәйле рәвештә 509 мөрәҗәгать теркәлгән, 421 мөрәҗәгать буенча ярдәм инде күрсәтелгән.  Аларның күбесе җиһазларны көйләү белән бәйле.

Республикада торак пунктларда яшәүчеләрнең 92 проценты  IPTV, яки спутник тарелкалардан файдаланалар, бары тик 8 проценты гына аналоглы телевидение караса да, халык яши торган 157 торак пунктта тотрыклы цифрлы сигнал белән авырлыклар булуы турында әйтелде. Әгәр телевизор аналоглы икән, ул чагында приставка сатып алырга кирәк. Шунысы бар, цифрлы телевидениегә күчүгә бәйле рәвештә аз керемле гражданнарга приставкалар һәм антенналар сатып алырга компенсация бүлеп бирелә.  

Компенсацияләр кемнәргә тиеш? Шшы һәм цифрлы телевидениегә күчүгә бәйле башка мәсьәләләр хакында тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының алдагы саннарында танышырга мөмкин.


Нет комментариев