Минзәлә районында тулай җыем 117 мең тоннадан артты
Көн темасы

Минзәлә районында тулай җыем 117 мең тоннадан артты

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 25814 гектарда игеннәр суктырылган.

Бу планлаштырылган мәйданның 76,1проценты дигән сүз. Барлыгы 117088,5 тонна икмәк амбарларга кайтарылды. «Август-Мензелинск», «Туган як» агрофирмасы һәм «Гафуров» КФХсы бөртеклеләрне суктыруны тәмамладылар.

Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 45,4центнер тәшкил итә.Ә республика буенча һәр гектардан уртача 38,6 центнер уңыш җыеп алына. Иң югары уңыш «Калморза» хуҗалыгында, аларда һәр гектардан уртача 55,4 центнер уңыш җыеп алына. Иң түбән уңыш «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә. Биредә һәр гектардан уртача 28,8 центнер тәшкил итә. Фермерлар арасында иң түбән уңышны шәхси эшмәкәр «А. Янов» ала, гектар төшеме нибары 12,6 центнер тәшкил итә.

Кичә район кырларында 25 комбайн хезмәт куйды. Район хуҗалыкларының 24 августка сабан бодаен — 7445, карабодай — 102, бөртек өчен кукурузны — 400 гектарда суктырып аласы калды. «Калморза» хуҗалыкның 93 процент урагы төгәлләнгән. Бу хуҗалыкның 300 гектар бөртек өчен кукурузны гына суктырасы калган.
 


Нет комментариев