Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

25 октябрьдән Минзәләдәге балалар поликлиникасы яңа график буенча эшли башлаячак

Килеп туган катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә балалар поликлиникасы, яңа поликлиника ячылганчыга хәтле, яңа график буенча эшләячәк.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Авыру балалар (температура, косу, эч бару һ.б.) поликлиникада 8.00-17.00 сәгатьләрдә кабул ителә. Экстрен авыручылар исә – балалар поликлиникасындагы фильтр аша. Балаларны икенче тапкыр кабул итү алдан язылу буенча гына башкарыла (алдан язылу 3-12-51 телефоны яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша).
Күкрәк блаларын һәм вакцинациягә килүчеләрне исә балалар поликлиникасындагы прививка ясау кабинетында кабул итәләр.
Сәламәт балалар (балалар бакчаларына белешмә алу, бакчага баруыны рәсмиләштерү, секция һәм түгәрәкләргә йөрү өчен допуск һәм белешмә алу, ДРКБ,КДМЦ, санаторийларга юллама алу ) сәламәт балаларны кабул итү кабинетында сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00-14.00 сәгатьләрдә алдан язылган хәлдә (3-12-51) кабул ителә. Кабинет сөт кухнясы белән янәшә урнашкан.
Әлеге режимда балалар поликлиникасы 25 октябрьдән башлап эшләячщк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев