Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Айдар Салахов отпускага кайткан якташларыбыз белән очрашты

Махсус хәрби операциядән отпускага кайткан якташларыбыз белән чираттагы очрашуны да район башлыгы Айдар Салахов «Ялкын» үзәгендә үткәрде.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Чәй өстәле артындагы очрашуда ул катнашучыларны район тормышы белән таныштырды. Махсус операция позицияләрендәге хәлләр турында сораштырды. Борай бәлеше, гөбәдия белән чәй эчкәндә һәрберсенең гаилә хәлләре белән танышты. Ир- егетләр безнең районнан килгән ярдәмнең бик кирәкле булуына басым ясадылар. Үзләре турында кайгыртулары өчен минзәләлеләр белән горурлануларын әйттеләр. Очрашуда катнашкан район хәрби комиссары Сергей Владимиров, ир- егетләр үзләре хезмәт иткән часть командирыннан алып кайтканРәхмәт хатын Айдар Салаховка тапшырды.
Район башлыгы җавап сүзендә грамотаның бөтен район халкы өчен ,дип кабул итүен әйтте. Сугышчан бүләккә лаек булган Хуҗәмәт егетен котлады. Фронтта бик кирәкле тепловизор бүләк итте,.Позицияләрдә торучылар белән элемтәдә булган Ирина Михайлова җитәкләгән коллектив, Эдуард Ягафаров, Рамил Кәримов һәм башка эшмәкәрләрнең бу эштә бик әһәмиятле роль уйнауларын искәртте.
Җиңү көнен билгеләп үтү алдыннан ир- егетләргә күчтәнәчләр өләшенде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев