Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Алексей Горячев исеме мәктәпкә килгән һәркем күңелендә яңарып торачак

Коноваловка мәктәбе күптән инде батыр якташлары Алексей Горячев исемен йөртә.

Дан орденнарының тулы кавалерына туган авылы Фионовкада обелиск ачылды, аның исемен шәһәрдәге бер урамга бирделәр, бюсты Җиңү паркындагы Геройлар аллеясында урын алган, мәктәптә мемориаль такта да бар иде.

Яңартылганы матур да, иң мөһиме, Татарстандагы ике дәүләт телендә язылган.

Әлеге яңалыкның инициторы- Казандагы Музей- мемориалы директоры Александр Александров.

Мемориаль такта ачу тантанасында чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Неля Бикеева тарихи фактларны яңартып, мемориаль такта ачылуның олы тәрбияви мәгънәгә ия булуын әйтте. Без Бөек Ватан сугышы геройларының, Җиңү өчен башын салган бабаларыбызның буын дәвамчылары булуын беркем дә онытырга тиеш түгел..Чараның татар һәм рус телләрендә алып барылуы мемориаль такталарның ике телдә яңартылуы- дөрес юлдан баруыбызны күрсәтә..

Исегезгә төшерәбез, Минзәләдәге Геройлар аллеясында дүрт Советлар Союзы Герое, ике тулы Дан Ордены кавалерлары, дүрт Социалистик Хезмәт Геройларына бюст куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев