“Алтынчәч” балалар бакчасында “Нардуган” бәйрәме үтте
Көн темасы

“Алтынчәч” балалар бакчасында “Нардуган” бәйрәме үтте

22 нче декабрь көнне "Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы” кысаларында 2 нче санлы «Алтынчәч” балалар бакчасында"Нардуган бәйрәме гөрләп үтте.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ”)

 Бу бәйрәм тарихы белән бик еракка барып тоташа. Ул 22 нче декабрьда көнне бәйрәм ителә. Нардуган - "Кояш туган" дигән мәгънәне аңлата. Бәйрәмгә алдан үк төрле хайваннар киемнәрен киенеп өйдән- өйгә җырулар әйтеп, бәхет-шатлык теләп йөргәннәр.Ә бәйрәмнең төп кунаклары- Нардуган ата белән Нардуган ана санала.

Альбина Фардиева, 2 нче санлы балалар бакчасы татар теле укытучысы:

–Шул уңайдан безнең бакчага аларга ияреп "Кәтүк түти" булып үзебезнең бакчабызга йөрүче Диманың әнисе Маргарита Митюшкина килде. Ул балаларга керәшен халык җырларын, такмакларын җырлады.Керәшен биюе хәрәкәтләрен өйрәтү буенча мастер- класс күрсәтте. Балалар бик теләп бию өйрәнделәр, җырлы- биюле уеннар уйнадылар,шигырьләр сөйләделәр. Безнең бакчада тәрбияләнүче балалар халкыбызның тарихи бәйрәмнәрен бик җылы кабул итәләр. Һәм үз осталыкларын бик теләп күрсәтәләр. Без-балалар белән шундый матур йолаларны өйрәнеп, түкми-чәчми киләсе буынга тапшыруны үзебезнең төп бурычыбыз дип саныйбыз.

 


Нет комментариев