Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Аманулла әсәре яңадан сәхнәгә менде

Минзәлә театрының бер төркем артистлары беренче премьераны сәхнәгә чыгарды.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ)
Башка төркем артистлар белән тагын ике режиссер спектакль чыгарырга әзерләнә. Артист, драматург, режиссер Әмир Камалиев (Аманулла) бу әсәрен берничә дистә ел ук Чаллы театры сәхнәсендә куйган иде.
Ул хәтта татарча көрәш осталарының промо проекты буларак бөтен Татарстан буенча йөргән спектакль булган. Чөнки спектакльдә төп герой көрәшче (Зөфәр ролен Илназ Хисмәтуллин башкарды) һәм аның язмышы хакында бара.Сюжет типик һәм тапталган - хатын-кыз интригасы һәм шул тирәдәге вакыйгалар. Шуңа трагедия килеп чыкмады. Җиңүләрдән башы әйләнгән Зөфәрнең исерек килеш суга чумып умыртка сөяген сындыруы да, Регина ялганына ышанган Нәргизәнең ашыгып китеп баруы да миндә шәхсән, хисләр уята алмады. Авторның әсәре (алдаша алмыйм, пьесаны укымадым. Спектакльне карагач укыйсыңда килми) шулай корылганмы, режиссер артистларны шулай ашыктырамы, әллә артистлар ниндидер бер калыптан чыга алмадымы???

Миңа бу күренешләрдә Дамир роле (артист Илдар Халиков) генә ачылды кебек. Мимикалары, хәрәкәтләре үз роленә кереп уйнаганын күрсәтеп торды. Геройларның диалогларында хилафлык тапмадым.
Спектакльнең икенче өлеше динамикага да баерак булды, артистлар эчке конфликтларны да ышандырлык күрсәтә алдылар кебек.
Бу спектакль Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллинның (ертлач Мөнир образы) юбилеена бенефис буларак килеп чыкты. Хуш, шулай булсын!! Ул бу рольне үзенә генә хас осталык, җорлык белән ерып чыкты. Режиссер Булат Бәдриев рольне бик дөрес биргән.
Декорацияләр сюжет линияләрен ачуда үз рольләрен уйнадылар.
Хафиз Хаматуллин юбилеена килгән кунакларның берсе
һаваланып, әлеге премьераны театрның югалып торуыннан соң яңадан табылуы дип хисләнде. Нык ялгыша ул,хәтта күп фестивальләрдә танылу яулаган театр коллективын түбәнсетү килеп чыкты. "Ташлап китмә" театр артистларының бер иҗат төркеме чыгарган репертуардагы башка спектакльләрдән аерылып тормый. Башкаларның иҗат җимешен дә күрергә язсын,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев