«Август-Минзәлә» компаниясе ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады
Бүләкләрне 19 кеше алды
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
«Август-Минзәлә» ҖЧҖ үз эшчәнлекләрен алып барган авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, яшәүче тыл ветераннарын котлады.
Айдар Латыйпов, «Август-Минзәлә» генераль директоры:
— Без Минзәлә районының 5 авыл җирлегендә эшлибез: Аю, Иске Маҗын, Воровский исемендәге, Юртау, Яңа Мәлкән. Һәр елдагы традиция буенча 9 Май алдыннан әлеге җирлекләрдә яшәүче ветераннарга игътибар күрсәтергә һәм аларга азык-төлек җыелмаларын тапшырырга булдык. Аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек телибез.
Фәнзир Фәррахов, Р. Каһиров исемендәге Аю төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры:
— Үзем дә район Советы депутаты буларак Аю җирлегендә бүләк таратуда катнаштым. Бүләкләнүчеләр арасында минем әнием Хәния Зиннур кызы Фәррахова да бар. Ул 1932 елгы, Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт куя. Сугыштан соңгы хезмәт юлы мәктәп белән бәйле, гомуми педагогик стажы 40 елга ия. Әниебезне, ветераннарны ел саен хөрмәтләгән өчен «Август- Минзәлә» оешмасына зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев