Аю авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Көн темасы

Аю авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр

 Бүген, 3 октябрь көнне, Аю авыл җирлегендә өлкәннәр декадасы уңаеннан "Сез булганга көзләр ямьле" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. Һәр елдагыча авылыбыз өлкәннәре мәктәп бинасына, бәйрәм табынына җыелды

 Кичәне Аю авылы җирлеге башлыгы Айрат Мирзаһит улы Галимов ачып җибәрде. Ул барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котлады һәм мәдәни чараларда актив катнашучы “Ак калфак” ансамбленә бүләкләр тапшырды. Авылыбыз имам хатыйбы Рәфкать хәзрәт вәгазь әйтте. 
   Мәктәп укучылары һәм авыл үзешчәннәре көче белән, өлкәннәр өчен бәйрәм концерты күрсәтелде. Балаларның һәм үзешчәннәребез - Светлана Шамсетдинова, Гөлнар Әхмәтшина, Кәүсәрия Шаймарданова, Рәфидә Файзуллина, Гөләндәм Губаева һәм баянчыбыз Ильдар Хантимеров чыгышлары килгән кунакларга бик ошады – һәр чыгыш алкышларга күмелде. 
  Бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән Аю мәктәбе коллективына, табын әзерләүчеләргә зур рәхмәт! 
  Бәйрәмнең спонсорлары – ООО “Органик Групп” һәм Аю авылы җирлегенә рәхмәтләрнең иң зурысы!


 Роза Гыйльфанова, Аю мәдәният йорты


Нет комментариев