Бүген 1нче урта мәктәпнең 84 чыгарылыш укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады
Көн темасы

Бүген 1нче урта мәктәпнең 84 чыгарылыш укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады

Быел 9нчы сыйныфны — 56, ә 11нче сыйныфны 28 бала тәмамлый.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Традиция буенча быел да, әлеге мәктәпнең чыгарылыш укучыларының Соңгы кыңгырау бәйрәме район мәдәният сараенда узды. Балаларны тормышларындагы әлеге истәлекле көннәре белән котларга Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, укытучылары, әти-әниләре һәм туганнары килгән иде. 

Айдар Салахов, Минзәлә районы башлыгы:

—Хөрмәтле чыгарылыш укучылары, сезне бүгенге бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Хәзер сезнең алда мөһим период — дәүләт имтиханнары тапшыру һәм алга таба үзегез сайлаган һөнәр буенча укуны дәвам итү тора. Шунысы сөенечле: елның елында районыбызда республика һәм россиякүләм олимпидаларда призлы урыннар алучы балалар саны артып бара:узган ел 33 бала булган булса, быел инде 43 укучы. Әлбәттә бу укытучыларның зур хезмәте һәм укучыларның тырышлыгы нәтиҗәсе. Россия һәм республика җитәкчелеге дә үсеп килүче буын уңайлы һәм заманча шартларда белем алсын өчен бар яклап та ярдәм күрсәтә. 

Азат Хамаев, ТР Дәүләт Советы депутаты:

—Бүгенге бәйрәм укучылар өчен генә түгел, ә аларның укытучылары, әти-әниләре өчен дә бик истәлекле. Алда — имтиханнар. Аларның нәтиҗәсеннән сезнең киләчәк язмыш хәл ителә дисәк тә була. Вакыт тиз уза. Мин әле бүген дә моннан 52 ел элек булган Соңгы кыңгырау бәйрәмен, мәктәп елларын, укытучыларымны сагынып искә алам. Бүгенге тормышта яшәү өчен — заман белән бергә атларга, заманча кеше булырга кирәк. Бүгенге көн кешесе ул — үз илен яратучы, шатлыкта да, кайгыда да кешелекле була белүче, үз әйләнәсендәге кешеләргә игътибарлы булучы, аларны яратучы кеше. Сезнең дә шушы сыйфатларга ия булуыгызны телим. 

Башлангыч сыйныф укучылары мәктәпне тәмамлаучы апа-абыйларына шигырьләре, җырлары, биюләре аша матур теләкләрен җиткерделәр, мәктәп гимнын башкардылар. Әти-әниләр исә балаларын кулларыннан тотып язарга, укырга, санарга өйрәткән, белем дөньясына ишекләрне ачкан укытучыларга, мәктәп директоры Ольга Ильинага рәхмәт сүзләре җиткерделәр. 

Канат кагып, мәктәп бусагасын атлап чыгып китәргә санаулы гына көннәре калган чыгарылыш укучыларына, укытучылар коллективына һәм әти-әниләргә мәктәп директоры Ольга Ильина да чын күңелдән чыккан теләкләрен җиткерде. 

Ә инде бәйрәмнең төп геройлары — чыгарылыш укучылары — сәхнә түрендә сыйныфташлары белән бергә мәктәп вальсы биеде, хор белән җыр башкарды. Чыгырылыш сыйныф егетенең иңсәсенә утырган беренче сыйныф укучысы җиң кыңгырауны чыңлатып зал әйләнде.


Нет комментариев