Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәмнәр җитә. Аларны ничек хәвеф-хәтәрсез үткәрергә

ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен, кышкы каникулларны ничек итеп хәвеф-хәтәрсез үткәрү турында сүз барды.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Коронавируска бәйле рәвештә, кешеләрнең сәламәтлегенә, тормышына зыян килмәсен өчен бәйрәмнәрне үткәрү буенча аерым таләпләр куела. Яңа ел бәйрәмен бигрәк тә бала-чага көтеп ала. Әмма санитар-эпидемиологик таләпләрне сакларга кирәк шул. Балалар учреждениеләрендә чаралар үткәргәндә тиешле таләпләрне үтәргә киңәш ителә. Әйтик, чара үткәрелә торган бүлмәдә 1 кешегә 4 кв.метрдан да ким булмаган мәйдан туры килергә тиеш. Бәйрәм чарасын фотога төшерү өчен фотографларны гына түгел, ата-аналарны чакыру да тыела.

Күңел ачу чараларын үткәрү буенча да аерым таләпләр бар.

Ә инде бәйрәм көннәрендә җәмәгатьчелек иминлеген саклау, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү –барыбызның да бурычы. 20 декабрьдән 2021 елның 10 гыйнварена кадәрге чорда янгынга каршы махсус режим кертелүе барыбызны сагайтырга тиеш. Пиротехник эшләнмәләрдән бигрәк тә сак файдаланырга кирәк. Республикада 2019 елгы Яңа ел бәйрәмнәре чорында салютларны дөрес кулланмау аркасында 14 кеше зыян күргән, шуларның дүртесе – балалар.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча район комиссиясе утырышында сүз автоном янгын куркынычсызлыгы җайланмалары урнаштыру торышы турында да барды. 2015 елдан башлап Минзәлә районында аз керемле гаиләләрнең һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә 600дән артык җайланма урнаштырылган, шуларның 260ы – 2020 елда. Шәһәрдә һәм авылларда әлеге эшне дәвам итәргә кирәклеге асызыкланды.

Дмитрий Чухланцев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:

– Һәр авыл җирлегендә, һәр оешмада янгынга каршы саклык чараларын игътибар үзәгендә тоту зарур. Моңа һәр җитәкче җитди карарга тиеш. Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре чорында аеруча уяу һәм игътибарлы булырга кирәк. Гадәттән тыш хәлләргә юл куймау, кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен безнең Минзәлә районында барлык службалар, ведомстволар тиешле әзерлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев