Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Данияр белән Рәзил суга батучыларны коткуруда зур өлеш керттеләр

Укучыларымның уяулыклары аркасында 4 кеше гомере сакланып калына

(Светлана Сабирова)

Укучыларым белән горурланам. 

Якшәмбе- авыл кешесенең эш белән гөҗ килгән вакыты. 9 сыйныф укучысы Закиров Данияр да әти- әнисенә булышып кичке якта утын яра. Аның янына булышырга сыйныфташы Галиуллин Рәзилдә килгән. Кичке тынлыкта елга ягыннан зәгыйфь кенэ: «Ярдэм итегез... батабыз...» дигэн тавышларга укучыларыбыз битараф калмый. Тиз генэ 112 шалтырата, эти- әнисенә хәбәр биреп авыл группасына чаң сугалар. Су буенда яшәгән Гөлеклеләр беренче ярдәмгә һәрвакыт әзер. Кемнең көймәсе бар ирләр су эченә кереп китә.Кем ашыгыч ярдәм машинасы чакыра. Кем җылы кием, кем кайнар аш күтәреп су буена ашыга авыл халкы.

Укучыларымның уяулыклары аркасында 4 кеше гомере сакланып калына.

Шундый егетләр үстергән әти- әнисенә рәхмәт белдерәбез. Батырлык эшли алырлык укучылар тәрбияләвебезгә горурлык хисе кичерәм, иртәнге линейкада аларны алкышларга күмдек. Рәхмәт, егетләр. Имтиханнарыгызны шәп билгеләренә бирүегезне, киләчәктә дә тормышны яратып яши, эшли торган шәхес булуыгызны телибез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев