Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дүшәмбе, 23 августтан, редакциянең “Кырык тартма” кибетендә “Шәһри Казан” ның “Язмыш” газетасы сатыла башлый

«Шәһри Казан» газетасының җомга саны «Шәһри Казан. Язмыш» исеме белән А4 форматында чыга башлады. 23 августтан әлеге газета редакция бинасында урнашкан “Кырык тартма” кибетендә, ә 27 августтан “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасы сатуга куела торган шәһәр һәм авыл кибетләрендә дә сатыла башлаячак.

Дифиза Нуриева, "Минзәлә-информ"

Мәхәббәт һәм нәфрәт. Хыянәт һәм гыйбрәт. Ятимнәр һәм бәхетлеләр - болар бар да "Шәһри Казан. Язмыш" газетасында.

–А4 форматына күчү турында күптән хыяллана идек. Ул бик кызыклы формат. Уңышлы, күп тиражлы газеталар нәкъ шул форматта чыга. „Татмедиа“ тарихында мондый форматтагы газета булмаган. Безнең теләк — аерым газета чыгару иде. Әлегә шушы җомга санын үзгәртеп карарга булдык. Газета белән кызыксынучылар инде бар”,– ди газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров.

24 битле булып чыгучы әлеге газетада гыйбрәтле, кызганыч язмышлар, фаҗигаләр турында да язмалар урын алачак.

Хөрмәтле, газета укучыларыбыз! Әгәр дә сез республика күләмендә чыгучы “Татмедиа” басмаларын укырга телисез икән – аларның һәр яңа санын “Кырык тартма” кибетеннән таба аласыз. Шулай ук әлеге басмалар “Минзәлә”-“Мензеля” газетасы сатылучы авыл кибетләренә дә сатуга куела.

“Казан утлары”, “Чаян” (рус һәм татар телләрендә чыга), “Сөембикә”, “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Ялкын”, “Сәхнә”, “Мәгариф” журналлары битеннән һәркем файдалы мәгълүмат, кызыклы язмалар табып укый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев