Район газетасына 2024 елның беренче яртысына язылу бәясе — Татарстанда иң арзаны.
(Илдус ШАҺИЕВ, район газетасы баш мөхәррире)
Без башта ук бәяне льготалы шартларда куйдык. Кибетләрдә сату бәясе 25 сум иде. 25 сумга нәрсә генә алып була?! Ә газета шул бәягә сатыла. Һәр атнаның пәнҗешәмбе-җомгасында өр-яңа хәбәрләр белән газета прилавкаларга куела.
2024 елда да шулай калачак! Шуңа газетага почта аша, хәтта редакция аша турыдан-туры яздырганда да, кайбер уңайсызлыклар чыга икән, үзегез яшәгән йорт янындагы кибеттән сатып алыгыз.
Газета сатылган кибетләр исемлеге биредә.
Сезнең яндагы кибеттә газета юк икән, адресын күрсәтеп менә шушы телефонга (8-9179077445) шалтыратыгыз. Кибет хуҗасы белән уртак тел табып, газетаны сатарга куябыз!
Үзебезнең продукция — газетаны укучыларга тагын да якынайту юлларын эшләү белән беррәттән, газетага материаллар укучыларга кызыклы булсын өчен дә тырышабыз. Әлеге куар-код белән керсәгез, анда анкета бар. Шуның аша газетны яхшырту буенча барлык теләкләрегезне дә җиткерә аласыз. Киләчәктә дә бергә калыйк!
Тагын бер кабатлыйм, почта аша язылганда да Минзәлә газетасы республика буенча иң арзаны. Ә турыдан-туры редакция аша яздырганда фәкать 648 сум.
Бәяне арзанайту өчен хәзер почтада да «До востребования» яздырырга була. Бәясе арзан, тик почтага килеп аласы була.
Теләкләрегезне Анкетада әйтә аласыз!
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев