Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуга багышланган республикакүләм фестивальнең сайлап алу турына йомгак ясалды
Көн темасы

Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуга багышланган республикакүләм фестивальнең сайлап алу турына йомгак ясалды

Фестивальгә Минзәлә, Мөслим, Тукай районнары һәм Чаллы шәһәре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар һәм укытучылар татар телендә нәфис сүз, җыр, театр сәнгате юнәлешләрендә видеоязмаларын җибәрде. Болар барысы да Гөлшат Зәйнәшева иҗатына багышланган булырга тиеш иде.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Жюри әгъзалары шушы көннәрдә барлык видеоязмаларны да карап чыгып, җиңүче һәм призерларны ачыкладылар. Алар 22 ноябрь көнне Югары Тәкермән авылы Г.Зәйнашева исемендәге мәдәният йортында үтәчәк фестивальгә чакыру алачак. Башка катнашучылар сертификат белән билгеләнеп үтәчәк. 

Татарстан районнары арасындагы йомгаклау туры исә декабрь аенда Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында үтәчәк.

Фото редакция архивыннан.


Нет комментариев