Әлеге объектны җәй көне ясап кую планлаштырыла
Кадрәк авыл җирлегенә караган Яңа Тәкермән авылында күмәк көч белән өмә үткәрелде.
Авыл халкы, кайткан кунаклар булачак балалар мәйданчыгы урынын чүп-чардан, чытырманлыктан арындырдылар.
Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин «Минзәлә-информ» га хәбәр иткәнчә, балалар мәйданчыгын үзара салым акчасына быел җәй көне ясап кую планлаштырыла.
— Ял, бәйрәм көне, ихаталарында үз эшләре бар, дип тормыйча, бергәләшеп өмәгә чыккан авылдашларга рәхмәт. Әле алга таба да чистарту буенча эшләр дәвам итәчәк. 9 Май ялларында да тагын бер өмә үтәчәк. Хәзергесендә катнашалмаганнар да кушылыр, дип ышанып калабыз, — диде җирлек башлыгы.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев