Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Илебезгә, җиребезгә тыныч күк йөзе телибез

Сугыш китергән газаплар, сугыш каһарманнарын югалту ачысы беркайчан онытылмый: хәтер безне кабат һәйкәлләр, обелисклар, туганнар каберлеге яннарына җыя.

(Минзәлә, 22 май, “Минзәлә-информ”, Флүрә МУСИНА). Шәһәребезнең Җиңү паркындагы Җиңүче солдат һәйкәле янында Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган якташларыбызны искә алу һәм хәтер көненә багышланган митинг үтте. Коронавируска  бәйле рәвештә, күп кеше катнашындагы чаралар рөхсәт ителмәсә дә, шул дәһшәтле чорда һәлак булганнарны искә алу мөмкинлеге тудырылды.

Митингта катнашучылар яу кырында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Наил Хисамбиев, район башлыгы урынбасары:

– Дәһшәтле көннәрдән күп еллар үтсә дә, бернәрсә дә, беркем дә онытылмады. Сугыш китергән кайгы халык йөрәгендә. Хәтер һәм кайгы көнендә район башлыгы Айдар Салахов исеменнән илебезгә, җиребезгә тынычлык телим. Безгә, балаларыбызга, оныкларыбызга сугыш авазлары астында уянырга, сугыш газапларын беркайчан да күрергә язмасын. Булганнын кадерен белик, якташларыбызның батырлыгын горурлык һәм рәхмәт сүзләре белән искә алыйк, хөрмәтебезне белдерик, һәрбер туар таңны яратып каршы алыйк,  тыныч тормышыбызга сөенеп яшик.

Сергей Владимиров, район хәрби комиссары:

–Илебез азатлыгы, безнең матур киләчәгебез, тормышыбыз өчен башларын салган каһарманнарны, онытмыйбыз. 1418 көн һәм төнгә сузылган дәһшәтле Бөек Ватан сугышында илебез 20 миллион кешесен югалта. Кайгы-хәсрәт кагылмаган бер генә гаилә дә калмаган. Илебез тынычлыгы хакына фашист илбасарларына каршы көрәшкән бабаларыбыз батырлыгы бәрабәренә, үз авызыннан ризыгын өзеп фронтка юллаган тыл хезмәчәннәре, ачлык ачысын кичергән сугыш чоры үсмерләренең, сугыш ятимнәренең җан авазы бәрабәренә, сугыш кырларында газизләрен югалткан әниләр, тол хатыннарның ачы сагышы бәрабәренә яуланган ул Җиңү. Буыннар алмашына, янәшәбездә ветераннар саны елдан-ел азая бара. Сугыш каһарманнарына мәңгелек дан!

Безнең өстәмә

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. 79 ел элек бу көнне илебезнең аяз күк йөзен кара болыт каплый – фашист илбасарлары илебезгә бәреп керә. Республикабыздан 700 мең кеше фронтка чакырыла. Бөек Ватан сугышында Минзәлә районыннан 15 меңгә якын кеше ил азатлыгы сакларга китә, шуларның яртысы яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Сугышта катнашкан дүрт райондашыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, икесе – Дан орденнарының тулы кавалерлары була, бик күпләр орден-медальләр белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев