«Илнур» хуҗалыгы бөртеклеләрнең уңдырыщлыгы буенча районда икенче урында
Уртача күрсәткеч- 29,9 центнер. «Калморза» да- 30,0.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
Хуҗалык комбайчылары техниканы уракка яхшы әзерлектә алып чыктылар. Нәтиҗәсе күз алдында- бүгенгә уракның 80 проценты тәмамланган инде.
Биредә эшләүче биш комбайнчы да район башлыгы премиясе нормативларын үтәделәр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек начальнигы Илфар Халиков Илгиз Мөхәммәтшин, Фәнил Сәхапов, Рамил Гайсин, Рамил Хәлиуллин, Михаил Капитоновларга шул премияне тапшырды.
«Комбайнчыларыбыз гына түгел, машина йөртүчеләребез дә бик уңганнар безнең. Яңгырлар бездә дә яумады. Әмма белгечләребезнең агротехник чараларны белеп һәм вакытында кертү, уңдырышлылыкны бик түбән төшермәскә мөмкинлек бирде», -дип хәбәр итте "Минзәлә- информ"га Назыйф Гайнетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев