Иркәнәш китапханәчесе Россия конкурсларында җиңә
Көн темасы

Иркәнәш китапханәчесе Россия конкурсларында җиңә

Онлайн бөтен Россия югарылыгына күтәрелергә булыша

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Иркәнәш авылы китапханәчесе Ләйсәния Әхмәтҗанова интернет тудырган мөмкинлекләрдән киң файдаланып, төрле онлайн-конкурсларда катнаша.

- Әлеге конкурсларның кайберләрен үзем эзләп табам, кайсыберләрендә исә район  үзәкләштерелгән китапханәсе җитәкчелеге катнашырга тәкъдим итә, - ди ул. – Шартлары да төрлечә: конкурсларга я безнең китапханәгә йөрүче балаларның эшләрен җибәрергә кирәк, я үзем төрле викторина, квестлар үтәм.

Соңгы уңышларына килгәндә дә, ул Калач-на-Дону шәһәренең үзәк шәһәр гаилә китапахнәсе үткәргән “Самая любимая” онлайн-квестында, Чиләбе өлкәсе Верхнеуральский районы Форштадт авылы китапханәсе филиалы Павленково китапханәсенең “Снежные именины” әкияти викторинасында,               Алчевск шәһәре үззәк китапханәсенең 5 нче санлы филиалының “Твои права от А до Я” квестында, Брянск шәһәренең 5 санлы балалар китапханәсенең “В поисках прав детей” онлайн-квесты, “Ты одна такая, любимая родная!” тематик викторинасы һәм Конёв гаилә китапханәсенең “Сказки из дорожного чемодана”  әдәби квестында катнашып, сертификатлар һәм дипломнар яулады.

Фотолар Ләйсәния Әхмәтҗанованың шәхси архивыннан


Нет комментариев