Югары Тәкермән җирлеге «Минзәлә»- «Мензеля» газетасы мөхәрриятенең бүләгенә лаек булды
Район газетасы редакциясе подписканың иң киеренке чорында- һәр елның июнь, декабрь айларында «Почтальоныңа ярдәм ит» акциясе уздыра.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ)
Без бу адымга райондашларыбыз газета укудан мәхрүм калмасыннар дип барабыз. Газета, китап укымыйча да яшәп була, билгеле. Әмма социаль челтәрләр карамагында калу — эмоциаль тотрыклык югалуга китерүен күреп торабыз. Шулай барса перспектива тагын куркынычрак.. Газета укуган кеше генә уйлана торган була, позитив фикерләү мөмкинлеген югалтмый.
Менә шундый сыйфатларның ачык мисалын Югары Тәкермән җирлеге башлыгы Алия Шәрипованың эшчәнлегендә күрәбез. Ул янып эшләп йөри, аны каралтырга тырышып, этләшә- этләшә төрле инстанциләргә язалар. Ул исә, үзенең хаклыгын белеп, позитив кәеф һәм авыл өчен материаль һәм рухи кыйммәтләр тудыруны дәвам итә.
Район газета яздыруда да почтальоннарга да ярдәм итәргә өлгерә.. Бу акция менә ничә еллар эзлекле һәм оешкан төстә башкарыла. Рәхмәт аңа!!
Редакция бүләген ул җирлек мәшәкатьләрен хәл иткәндә үзенең иң якын ярдәмчесе булган авылдашына бирәчәк. Аның кем икәнен соңрак белербез…
Әлеге фотоларның берсендә 2024 елның икенче яртысына җирлек ярдәме белән район газетасына язылучыларның бер өлешен күрәсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев