Кадрәк авыл җирлегендә Җиңү бәйрәме хөрмәтенә 3 авылда чәчәк салдылар
Бәйрәм чаралары җирлек, мәктәп, мәдәният хезмәткәрләре һәм битараф булмаган авылдашлар, якташлар катнашында үткәрелделәр.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Бөек Җиңү уңаеннан бәйрәм чаралары Кадрәк авыл җирлегендә дә үткәрелде.
Хәлил Нәбиуллин, Кадрәк авылы җирлеге башлыгы:
- Башта Җәмәк авылында Бөек Ватан сугышында ятып калган якташлар истәлегенә урнаштырылган һәйкәл янында митинг үткәрелде. Аннан соң Кадрәктә “Авангард” ҖЧҖ спонсорлык ярдәме буларак үз хисабына “Хәсрәтле Ана” һәйкәлен капиталь төзекләндергән иде. Яңартылган һәйкәл безнең җирлектә яшәүчеләр өчен зур бүләк булды. Шулай ук Яңа Тәкермәндә дә һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев